Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанда. Ул Төрекмәнстанның бәйсезлеге көненә мәртәбәле кунак буларак чакырылган. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Халк Мәсләхәте Рәисе, Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
«Мин сезне кунакчыл Төрекмәнстан җирендә Татарстан лидеры буларак кабул итүемә бик шат. Шулай ук сезне Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында ышанычлы җиңүегез белән котлыйм», – диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.
Сәясәтченең сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Рәисенең вазифага керешүгә үк Төрекмәнстанга килүе ике яклы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен ассызыклый.
«Төрекмәнстанның дәүләт бәйсезлегенә ирешүенең 34 еллыгы уңаеннан котлауларыгыз һәм теләкләрегез өчен рәхмәт белдерергә телим», - дип ассызыклады Халк Мәсләхәте Рәисе.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов искәрткәнчә, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре күп еллар дәвамында Төрекмәнстан территориясендә уңышлы эшчәнлек алып бара.
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның элеккеге Президентына уртак проектларга шәхси ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии