На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...

Казанда БРИКС цифрлы статистик онлайн-платформасын тәкъдим итәчәкләр

БРИКС илләренең илкүләм статистика хезмәтләре җитәкчеләре Казанда уртак статистик басма тәкъдим итәчәк. Анда төп социаль-икътисади күрсәткечләр формалаштырылачак. Быел документны тәкъдим итү онлайн-форматка күчерелде.

Басманы төзү үзенчәлекләре турында журналистларга Көньяк Африка Республикасы статистик хезмәте җитәкчесе урынбасары Эшвелл Дженнекер сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Документ буенча эш ел башыннан башланды. Уртак тырышлыгыбызның җимешләре тәкъдим ителәчәк.

Статистик эш илләр арасындагы сәяси хезмәттәшлекне тулыландырачак. Бу 16нчы басма була, ә бу без мондый документлар булдыруда тәҗрибә туплаганбыз дигән сүз», — дип хәбәр итте ул.

Очрашуда катнашучы билгеләп үткәнчә, «статистика — ул кешеләр һәм икътисад, әйләнә-тирә мохит турында».

«Дөньяда бар нәрсә дә үзгәрә. Кешеләр сорауларга җавап бирергә теләми, бизнес вәкилләре ниндидер сораштыруларга вакыт әрәм итәргә теләми. Димәк, безгә мәгълүмат җыюның, илдәге кешеләр санын исәпләүнең, аларның ихтыяҗларын өйрәнүнең яңа ысулларын табарга кирәк. Мәгълүмат җыю өчен инновацион ысул-кораллар табарга кирәк», - дип өстәде Эшвелл Дженнекер.

БРИКС илләре илкүләм статистика хезмәтләре җитәкчеләренең 16нчы очрашуы барышында Росстат җитәкчесе Сергей Галкин яңа платформа иртәгә, 29 октябрьдә, тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итте.

Ссылка на первоисточник
наверх