Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә авыр хәлдә калган кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итүче Чаллы волонтеры Рөстәм Гатин хәйрия проекты эшен тәмамлавы турында белдерде. Аның «кыр кухнясы» 2 ел ярым эшләде. Шул вакыт эчендә командасы белән ул 5 меңнән артык кешене ашатты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.
«Тиздән өйгә кайтабыз. Бәхеткә, югалтуларсыз һәм зур тәҗрибә туплап. 4 млн порция, 1,5 мең тонна кайнар ризык пешереп, күпме кеше гомерен саклап калуга ирештек. Республика, шәһәр, мэрыбыз ярдәме белән», – ди Рөстәм Гатин.
Хәзерге вакытта волонтёрлар әйберләр һәм җиһазларны җыю белән мәшгуль. Лисичанскида яшәүчеләрне соңгы порцияләр белән сыйлыйлар.
«Без аларга иң катлаулы вакытта кирәк идек. Хәзер кешеләр пенсияләр, пособиеләр, паспортлар ала. Күпчелегенең электры, газы һәм суы бар», – диде ул.
Рөстәм Гатин әйтүенчә, хәйрия проектының тәмамлануы март ахырына — апрель башына билгеләнгән.
Свежие комментарии