На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Биектау районында махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырылды

Биектау районында махсус операция барышында гаять зур батырлык күрсәткән хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды.

Бүләкләрне һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәкимуллин тапшырды.

Ватан азатлыгы хакына үз гомерләрен биргән тугыз хәрбине (Алик Исхаков, Сергей Грицяк, Денис Никитушкин, Альберт Сергеев, Виталий Чевычалов, Антон Смирнов, Муса Җамалиев, Ирек Газимов, Рөстәм Галәвиев) рәхмәт сүзләре белән белән искә алдылар.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Марсель Габделгалимовка (тантанада ул да бар иде) аерым игътибар күрсәтелде. Аңа «Жуков» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре тапшырылды.

«Без сынауларны лаеклы рәвештә үткән хәрбиләр белән горурланабыз һәм батырларча һәлак булганнарның гаиләләре белән бергә кайгырабыз. Бу геройлар рухи көч һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып калачак», - дип билгеләп үтте район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Район җитәкчелеге Ватанга тугрылыклы уллар үстергән өчен гаиләләргә рәхмәт белдерде һәм геройларның туганнарына ярдәм күрсәтү дәвам итәчәгенә ышандырды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен 17 татарстанлының (8е - үлгәннән соң) «Россия Герое» исеменә лаек булуы хакында сөйләде.

Миңнеханов 3285 татарстанлының Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләкләнүен искәртте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх