На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

«Ак Барс» Екатеринбург командасына каршы өченче матчта җиңелде

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының өченче уенында «Автомобилист» командасына 2:3 исәбе белән оттырды. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

  • Плей-оффта командалар дүрт җиңүгә кадәр көч сынаша. Дүрт тапкыр җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала.
    Хәзер «Ак Барс» исәбендә бер җиңү, «Автомобилист»ның – ике.

Беренче периодның унынчы минутында исәп «Автомобилист» файдасына ачылды, голны сакчы Сергей Зборовский кертте (0:1).

Икенче периодның икенче минутында алка тагын «Ак Барс» капкасына керде, гол авторы – Степан Хрипунов (0:2).

Өченче периодның унынчы минутында Дмитрий Кателевский алканы «Автомобилист» капкасына кертте (1:2). Унберенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Дмитрий Яшкин гол кертте, исәп тегезләнде (2:2).

Төп вакыт тигез исәп белән тәмамланды, беренче өстәмә периодта голлар булмады. Икенче өстәмә периодта алканы беренче булып «Авангард» уенчысы Максим Осипов кертте һәм командасына җиңү китерде, гол икенче овертаймның унөченче минутында керде (3:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Пустоёров – О’Делл – Коршков, Яруллин – Лучевников;
  • Дыняк – Кателевский – Кошелев (Җамалтдинов), Ст.Терехов.

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Денежкин – Да Коста – Голышев, Трямкин – Осипов;
  • Кизимов – Шаров – Мэйсек, Воробьёв – Диц;
  • Хрипунов – Бывалцев – Меркли, Зборовский – Кашников;
  • Шашков – Романцев – Каштанов, Ишимников – Эберт.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Автомобилист» матчы 1 апрель көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

 

Ссылка на первоисточник
наверх