На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

София Гобәйдуллина үзәге композиторның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге композиторның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Танылган композитор 94нче яшендә якты дөньядан китте.

Кайгы уртаклашу текстында Гобәйдуллинаның иҗатын һәм заманча музыка сәнгатенә керткән зур шәхси өлешен бөтен дөньяда танулары билгеләп үтелә. Хәзерге заманның иң танылган һәм әсәрләре күп башкарыла торган композиторларыннан берсе буларак, ул тыңлаучыларга гаҗәеп музыка дөньяларын, яңа тавыш киңлекләрен ача.

Аның уникаль иҗаты кешелек дөньясын рухи өлкәләргә – югары, илаһи башлангычка күтәрә.

«София Гобәйдуллинаның тормышы - ул Аллаһы Тәгалә белән яшерен сөйләшү, «Мин һәм Син» арасындагы диалог. София Гобәйдуллинаны яхшы белгән музыкантлар аны уникаль талант иясе – галәм, рухи дөнья яңгырашын, дөнья төзелеше һәм кеше күңеле аһәңнәрен ишетү сәләте бирелгән күк кешесе дип атый. «Параллель үлчәнештә туа торган үз музыкасы аша ул безнең дөньяга замандашларның рухын үзгәртә торган яңа яңгырашлар, яңа вибрацияләр өсти. Аның музыкасы Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт, мәхәббәт, иман турында дога кебек», - дип искәртте кайгынамә авторлары.

Ссылка на первоисточник
наверх