На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Фәнис Мөсәгыйтов: Театрда гел үзгәреш булырга, театр үсәргә тиеш

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов театр һәрвакыт үзгәреш кичерергә тиеш дигән фикердә.

Театрда гел үзгәреш булырга, театр үсәргә тиеш. Туфан белән эшләү дәверендә бер тапкыр да башны башка бәреп сүзгә килгән булмады. Булырга тиеш тә түгел. Без бөтен мәсьәләләрне кара-каршы утырып хәл итәбез. Мин бит тамашачы белән гел элемтәдә, аларның теләкләрен, маркетинг буенча күзаллауларымны аңа җиткереп торырга тырышам.

Пьеса сайлаганда да киңәшәбез, кайчакта артистлар да пьесалар китерәләр – аларны да бергәләп карыйбыз.

Режиссерлар ягыннан артистларны аерып болгату булмаса, театрда эшләп була, коллективта «любимчик»ларны аеру бик зур зыян китерә. Ул булса да, аны күрсәтмәскә тырышырга кирәк. Һәр артист бертөрле уйный алмый. Тырышып та уйный алмый икән, димәк, аның амплуасы башка.

Артистның яхшы ягын күрә белергә кирәк. Без яхшыны күрмибез, бер начарны күрсәк, шуңа ябырылабыз. Яхшы ягын күреп аны җәелдерсәң, начар яклары үзеннән-үзе бетәчәк. Кер эзләмик. Җыештыручы бер урында тузан калдырса да: «Рәхмәт, әйбәт җыештыргансың», – дип сүз башлап, аннары гына тузан калуын әйтергә кирәк, ди ул.

Фәнис Мөсәгыйтов белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.

  • Фәнис Мөсәгыйтов: «Яңача куябыз, дигән булып, булдыксызлыкларын шул сүз артына яшерәләр»

 

Ссылка на первоисточник
наверх