На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Мордовия мөселманнары бер тоннадан артык корбан ите таратты

Быел Мордовиядә хәйрия максатыннан тарату өчен тапшырылган корбанлык ит бер тоннадан артып киткән. Итне Саранскиның «Әл-Мансур» Үзәк Җәмигъ мәчете янында өләшкәннәр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Волонтерлар итне бүлеп пакетларга тутырды, шуннан соң теләгән һәркем хәйрия ярдәме алды.

Барыннан да элек, алар – күп балалы, ятим балалар тәрбияләүче, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, чит ил студентлары. «Особые дети» иҗтимагый оешмасы һәм аларның әти-әниләре бергәләп хәйрия акциясенә килде һәм оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Акциягә килә алмаган инвалидларга итне өйләренә китереп бирделәр. Моннан тыш, корбанлык итнең бер өлешен республиканың мөселман оешмаларына тапшырдылар, алар хәйрия ярдәмен урыннарда бүлүне оештырды, диелә хәбәрдә.

Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Раил хәзрәт Асаинов хәйрия акциясенә финанс ярдәме күрсәткән һәркемгә, шул исәптән корбанга хайваннар сатып алу өчен ел саен акча күчерүче танылган меценат Сөләйман Кәримовка рәхмәт әйтте. «Логистика белән шөгыльләнгән һәм ярдәм күрсәтүнең техник ягын кайгырткан мөселман оешмалары волонтерларына зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә безнең тырышлыкны кабул итсен һәм мул бүләкләрен җибәрсен», - дип искәртте мөфти.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх