На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

КФУның яңа институтында ясалма фәһем һәм робототехника буенча укуга 90 бюджет урын бар

КФУда яңа оешкан Ясалма фәһем, робототехника һәм системалы инженерия институты (ИИРСИ) быел беренче тапкыр студентларны җыя. Быел институтта 90 бюджет урын бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Институт директоры, профессор Дмитрий Чикрин аңлатканча, институт 2023 елның сентябрендә оешкан.

Өч төп юнәлеш буенча укыту каралган: ясалма фәһем системалары, робототехника һәм пилотсыз техника.

«Бу юнәлешләр буенча университетта бер төркем кеше эшләде, тик алар төрле институтларда иде. Робототехника өлкәсендә хезмәт итүчеләрне берләштерергә кирәк булуын аңладык һәм яңа структура барлыкка килде. Институтка яңа биналар да бирелде. Быел кабул итү компаниясендә 400-500 кеше җыярга планлаштырабыз», - диде ул.

Профессор сүзләренчә, институт контракт нигезендә укытуны өстен күрә. Шулай да, быел 90 бюджет урын бар. «Без кешеләр үзләре түләп алган белемнең кадерен белә, дип саныйбыз. Быел 90 бюджет урыныбыз бар, бу быел гына шулай була. Киләсе елларда бюджет урыннарын киметеп барачакбыз», – диде ул.

Ул укырга керү өчен кайсы предметларны белү мөһим булуын аңлатты.

«Программалы инженерия профиле буенча ясалма фәһем белән эшләүче программистларны һәм пилотсыз техника ясаучыларны әзерлибез. Алар буенча информатиканы яхшы белү кирәк. Программалы инженериягә укырга керүе чыннан да авыр. Анда 15 бюджет урын бар, баллар 280нән башланыр дип уйлыйм. Мехатроника һәм робототехника юнәлеше буенча укырга керү өчен физиканы яхшы белү кирәк. Робототехника профилендә 75 бюджет урын бар. 210-220 балл белән кереп булыр дип уйлыйм», – диде ул.

Институт директоры аңлатканча, «4» һәм «5»кә укучыларны 100 процентка эш урыннары белән тәэмин итү каралган. 3 курста яхшы укучылар институт белән хезмәттәшлек иткән оешмаларда стажировка үтә. Стажировканы уңышлы узучылар эшкә дә урнаша алачак. Институтның төп партнерлары исемлегендә «КАМАЗ» заводы бар.

«Без бакалавр программасы белән чикләнү яклы түгел. Студентларны массакүләм магистратурага кертәбез. Ике елдан инде без белгечлек (авт. – специалитет) системасына күчәчәкбез, шуңа алдан әзерләнәбез», – диде институт җитәкчесе.

Реклама.АНО «ЦЕНТР ИННОВАЦИОННОГО РАЗВИТИЯ И ТРАНСФЕРА ТЕХНОЛОГИЙ»

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх