На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Илсур Һадиуллин татар теленнән имтихан тапшырган җиде укучыны котлады

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары белән очрашу үткәрделәр.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

«Белгәнегезчә, мәктәпләрдә туган тел әти-әниләр сайлавы буенча укытыла. Республикабызда балаларның 63 проценты татар телен сайлаган. Бу – безне сөендерә торган, алга таба өмет бирә торган күрсәткеч. Без аны тагын да үстерергә һәм киметмәскә тиеш. Бу – укытучылар, мәгариф идарәсендә эшләүчеләр, мәктәп директорлары һәм әти-әниләрнең күмәк эше. Туган телдән имтихан тапшыручылар – безнең өчен игътибар үзәгендәге мәсьәлә», - диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Аның әйтүенчә, алга таба туган телебез үссен, саклансын, милләтебезнең киләчәге якты һәм ышанычлы булсын өчен туган тел – татар теленнән имтиханны сайлап алучылар тагын да күбрәк булырга тиеш.

Министр статистика турында да әйтеп үтте. Республикада 9нчы сыйныфны 44 мең укучы тәмамлаган, 44 мең укучыдан быел 4051 бала туган телдән имтихан сайлаган, шуларның 3859 татар телен, калганнары чуваш, мари, мордва телләрен сайлаган. Узган ел белән чагыштырганда, 9нчы сыйныфлардан быел 1,5 меңгә артык бала татар телен сайлаган. Ә менә 11нче сыйныфтан соң туган телдән имтихан бирүчеләр саны күп түгел. Быел барлыгы җиде укучы – җиде кыз тапшырды», - дип билгеләп үтте ул.

«2008 елда татар теленнән Бердәм республика имтиханын 385 кеше тапшырган. 2017 елда 70, 2018 елда – 18, 2020 елда – 9 укучы, 2021 елда – 1 укучы тапшырган. Узган ел җиде укучы, быел да җиде укучы тапшырды. Әлеге укучылар өч төп дәүләт имтиханыннан тыш дүртенче имтихан буларак татар телен сайлаган. Минемчә, бу сезнең өчен, әти-әниләрегез, мөгаллимнәрегез өчен зур горурлык булып торыр. Бүгенге көндә кабул иткән карарыгыз белән курыкмыйча, телебезне сайлап, имтихан тапшырып, аны онытмыйча, милләтебез алдында ныклы фикердә торганыгызны дәлилләдегез. Сезгә зур рәхмәт», - диде Илсур Һадиуллин.

Марат Әхмәтов һәм Айрат Зарипов әлеге чараны сөенечле очрашу дип белдерде.

«Сез туган телегезгә мөнәсәбәтегезне бик матур итеп күрсәттегез. Республикабызның киләчәк язмышы өчен, милли мохитебез өчен бик кирәкле адым ясадыгыз. Татарстанда ике миллион татар яши. Республикабызда туган телебезне сакламасак... Ничек кенә булмасын, туган телебезгә төрле караштагы кешеләр бар. Аны тормыш ихтыяҗы белән генә бәйләүчеләр дә бар. Шул ук вакытта сезнең кебек җаны-тәне белән телебезгә бирелгән кешеләр дә бар. Сезнең кебек кешеләр белән телебезне саклау юнәлешендә эшләргә тырышабыз», - диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Рәхмәт хаты белән:

  • Казан шәһәренең «171 нче урта мәктәбе» туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарапшина, Әтнә районы «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе» укытучысы Гүзәл Гарипова, Казан шәһәренең «171 нче урта мәктәбе» укытучысы Зөлфия Кәримова, Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Мирзаморатова, Казан шәһәре «10 нчы гимназиясенең» туган теле һәм әдәбияты укытучысы Нурҗиһан Шакирова, Түбән Кама шәһәренең 35 нче лицее укытучысы Гөлүсә Яруллина бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Рәхмәт хаты белән:

  • Әтнә районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе укучысы Диләрә Гарипова, Мөслим районы Мөслим гимназиясе укучысы Камилә Минһаҗева, Түбән Кама шәһәренең 35 нче лицее укучысы Самира Сәгыйтова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 10 нчы гимназиясе укучысы Регина Инсапова, Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче мәктәбе укучысы Камилә Гыйлаҗиева, Казан шәһәре Совет районы 171 нче урта мәктәбе укучысы Элина Куренщикова, Казан шәһәре Совет районы 171 нче урта мәктәбе укучысы Карина Хәйруллина бүләкләнде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх