Centrum Air авиакомпаниясе 30 мартта Казаннан Ташкентка даими рейс ача. Рейслар атнага ике тапкыр башкарылачак, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте.
Чәршәмбе көннәрендә самолет Ташкенттан 7.40 сәгатьтә очып китеп, 9.20 сәгатьтә Казанга килеп җитәчәк. Казаннан исә 10.20 сәгатьтә һавага күтәрелеп,15.
35 сәгатьтә Ташкентта булачак.Якшәмбе көннәрендә Ташкенттан кузгалу - 6.20, Казанга килеп җитү 8.00 сәгатькә планлаштырылган. Самолет Казаннан 9.40 сәгатьтә һава күтәрелеп, 14.35 сәгатьтә Ташкент аэропортына төшеп утырачак.
«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Үзбәкстанда вакыт Мәскәүнекеннән ике сәгатькә алдарак йөри. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин», - диелә хәбәрдә.
Пассажирларга Airbus A320 тибындагы 180 урынлы һава суднолары хезмәт күрсәтәчәк. Очыш вакыты 3,5 сәгатькә якын тәшкил итә.
Элегрәк май аенда Казаннан Әстерханга авиарейс ачылачагы хакында хәбәр ителгән иде. Шулай ук май бәйрәмнәрендә Мәскәү белән Казан арасында өстәмә 12 поезд йөриячәк.
Моннан тыш, Татарстанда сигез шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрер дип көтелә.
Свежие комментарии