На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда 2 айлык сабыйны үле килеш тапканнар, тикшерү бара

Казандагы бер фатирда ике айлык кыз бала мәете табылган. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу хәл сишәмбе, 25 мартта булган. Сабыйның битендә кан сауган эзләр дә бар, диелә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, әнисе кызны ашаткан һәм йокларга яткырган. Әмма күпмедер вакыттан соң баланың йөрәге тибүдән туктаган.

Хәзер хокук саклау органнары фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә. Экспертиза уздырганнан соң җинаять эше кузгату мәсьәләсе каралачак, ул бала үз үлеме белән үлгәнме, әллә аңа карата көч кулланылганмы дигән сорауга ачыклык кертәчәк.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх