На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    свердловск, мачете.. дашь сала, турында... какие грозные речи... только кутак их разберёшьСвердловск мөфтие...
  • Михаил Фадеев
    Так, у нас что - власть поменялась, ценная спесьялиста Кремль и телеграф захватила?Әлмәттә хәрбиләрн...
  • valeri bolgov
    Это что за хрень. Россиянам навязывают учить татарский? ИМиңнеханов Казанн...

Чаллы татар дәүләт драма театры Җиңүнең 80 еллыгына театральләштерелгән тамаша әзерли

Чаллы татар дәүләт драма театры Җиңүнең 80 еллыгына театральләштерелгән тамаша тәкъдим итә

2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Өченче көн тоташ кар ява» дип исемләнгән премьера әзерләнә. Аның жанры театральләштерелгән тамаша дип билгеләнде, инсценировка авторы һәм куючы режиссер – Марсель Мөсәвиров.

Спектакльдә сигез артист катнаша, аларның өчесе Чаллы сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Спектакль патриотик җырларга нигезләнгән. Чөнки авыр сугыш елларында, кешеләр белән бергә, җыр да көрәшкә күтәрелгән, яшәү көче, рух ныклыгы биргән. Җырлар сәхнәдә русча да, татарча да яңгыраячак, фронт такмаклары да урын алачак.

Аларның барысын да театр артистлары «тере» тавышка башкара.

Кайбер геройларның прототиплары күпләргә таныш: мәсәлән, Рейхстагка беренче булып байрак кадаган сугышчылар Гази Заһитов һәм Михаил Минин. Бу рольләрдә – Руслан Әюпов һәм Инсаф Һидиятулин. Популяр җырчы Клавдия Шульженко ролендә – Алинә Мохлисова.

Киләсе 2025 ел Татарстанда «Ватанны саклаучы елы» дип игълан ителде. «Өченче көн тоташ кар ява» – Ватанны саклауда егетлекнең, батырлыкның, рухи көчнең әһәмиятен күрсәтүче патриотик спектакль.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх