На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • ВЛАДИМИР БУДЮК
    Просто замечательно, что здесь написано, и я бы даже деньги заплатил, но не понял -- о Чём хорошем здесь говорят. Мож...Түбән Сосна авылы...
  • В С
    О сном statiya ?😂Миләүшә Айтуганов...
  • Татьяна Климова
    Что за хрень. В России язык межнационального общения русский! И нечего здесь русофобию разворачивать!!!Азәрбайҗаннан Әми...

Казан укучыларының көзге каникуллары БРИКС саммиты сәбәпле иртәрәк башлана

Казанда 22-24 октябрьдә БРИКС саммиты уза. Шул сәбәпле Казан укучылары көзге каникулларга бер атнага иртәрәк китә. Алар 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр ял итәчәк. Татарстанның башка муниципалитетларындагы мәктәпләрдә исә каникуллар 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр була.

«Россия Федерациясендә белем бирү турында» закон буенча календарь уку графигын төзү һәм раслау белән мәктәпләр шөгыльләнә.

Шуңа күрә каникуллар башлану һәм тәмамлану вакытын һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә билгели. Иң мөһиме, аларның дәвамлылыгы җиде календарь көненнән дә ким булмаска тиеш.

Моннан тыш, 22-24 октябрь Казанда эшләүче башкарма хакимият органнары һәм алар карамагындагы оешмалар вәкилләре өчен ял көннәре була.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, БРИКС саммиты кебек дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк. 20дән артык илнең лидерлары саммитта катнашуын инде раслады.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх