На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • ВЛАДИМИР БУДЮК
    Просто замечательно, что здесь написано, и я бы даже деньги заплатил, но не понял -- о Чём хорошем здесь говорят. Мож...Түбән Сосна авылы...
  • В С
    О сном statiya ?😂Миләүшә Айтуганов...
  • Татьяна Климова
    Что за хрень. В России язык межнационального общения русский! И нечего здесь русофобию разворачивать!!!Азәрбайҗаннан Әми...

Камал театры оркестры Мәскәүдәге гастрольләрен тәмамлады

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш дирижер Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестры Мәскәүдәге гастрольләрен тәмамлады.

«Узган концертны тарихи концерт булды дип саныйбыз. Бу татар театры оркестры тарихында мондый мәйданчыкта узган беренче вакыйга – татар композиторларыннан торган җитди программалы соло концерты.

Без классик композиторларның әсәрләрен читләтеп үтә алмадык, чөнки Петр Ильич Чайковский исемендәге [Мәскәү] консерватория сәхнәсендә уйнадык. Оркестр музыкантларының югары дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш идек», - дип сөйләде «Татар-информ»га Данияр Соколов.

Оркестр П.И.Чайковский исемендәге консерваториянең кече залында «Көнчыгыш концерты» программасын тәкъдим итте. Концерт программасында татар академик музыкасы классигы Рөстәм Яхинның әсәрләре яңгырады, фортепианода Зәлфәт Фәхразиев уйнады. Шулай ук Михаил Плетнев оркестры белән бергә баян өчен «Татарская рапсодия» (баянчы — Сәйдәш Фәхразиев) һәм Людвиг ван Бетховенның 3нче симфониясе башкарылды.

Соколов үзе билгеләп үткәнчә, оркестр киләчәктә дә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта даими нигездә татар музыкасы концертлары уздырырга планлаштыра.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх