На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Эш бирүчеләр махсус операциянең инвалид хәрбиләренә 2 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә

Татарстандагы 450дән артык эш бирүче махсус операциядә катнашкан инвалидлыгы булган хәрбиләргә 2 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә. Бу хакта Казанда сугыш ветераннары госпиталендә хәрбиләр белән очрашуда республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Без махсус операциядә катнашучыларны, шул исәптән, инвалидлыгы булганнарны да эшкә алырга әзер булган эш бирүчеләр реестрын аерым алып барабыз. Бүген реестрда республикадан 450 эш бирүче бар, алар инвалидлыгы булган хәрбиләргә 2 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә», – диде Эльмира Зарипова.

Моннан тыш, эшсезләр дәүләттән 145 меңгә кадәр ярдәм алып, бизнес-план төзи һәм үз эшен ача ала. Эльмира Зарипова махсус операциягә мобилизацияләнгәннәрне мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә өндәде.

«Без индивидуаль траектория төзибез – кемнедер өстәмә укытабыз, кемгәдер эш бирүче аркылы яңа эш урыны булдырырга, яңа һөнәр алырга һәм эшкә урнашырга булышабыз», – дип вәгъдә итте министр.

Ссылка на первоисточник
наверх