Кушма Штатлар Президенты Дональд Трамп Россия коллегасы Владимир Путин белән аралашуын төпле булды дип әйтте. Ул Out Kick порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Безнең арада бик төпле дискуссияләр булды, һәм мин кешеләрнең бер-берсен үтерүдән туктауларын телим», - дип искәртте Америка лидеры, ике яктан да күпсанлы «яшь кешеләр» һәлак булуына үкенүен белдереп.
«Дөньяда Путинны миннән башка туктата алучы кеше бар дип уйламыйм, һәм мин аны туктата алырмын дип саныйм», - диде Трамп.
Сәясәтче шулай ук аның Владимир Путин белән дә, Украина лидеры Владимир Зеленский белән дә мөнәсәбәтләре яхшы булуын билгеләп үтте. «Моны (кораллы каршылыкны - Т-и иск.) туктатсак шәп булыр иде», - дип ачыклык кертте ул.
Свежие комментарии