Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) Россиядә күп балалы гаиләләргә пособиеләр алу өчен мохтаҗлык критерийларын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте.
Аның фикеренчә, мондый инициативаны хуплау социаль ярдәм чараларын көчәйтәчәк һәм илдә гаилә институтын ныгытачак, дип яза РИА «Новости».
Мохтаҗлык критерийларын куллану практикасы чыннан да ярдәм кирәк булган күп балалы гаиләләрнең аны формаль сәбәпләр аркасында ала алмауларына китерә, дип өстәде ул.
Чернышовта булган мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә 2,65 миллионнан артык күп балалы гаилә исәпләнә, шуларның 35 проценты гына пособие ала. Һәм мондый дәүләт ярдәмен алмаучылар аны нәкъ менә мохтаҗлыкның формаль критерийлары аркасында файдалана алмыйлар.
«Даими түләүләр — ул бик саллы ярдәм", - дип ассызыклады Дәүләт Думасы вице-спикеры.
Свежие комментарии