19 апрель көнне Казанның «Туган Авылым» ял итү комплексында «Карга боткасы» бәйрәме узды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Туган авылым» комплексы ярдәме белән үткәрелде.
Бәйрәм азан әйтү белән ачылды, килгән кунаклар «Карга боткасы» бәйрәменең тарихы, үзенчәлекләре белән танышты. Бәйрәмдә концерт, милли уеннар, ярминкә оештырылган иде.
Сату рәтләрендә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән эшмәкәрләр тарафыннан җитештерелгән хәләл продукция тәкъдим ителде.Бәйрәм традициясе буенча кунакларга зур казанда ботка пешерелде. Һәр килгән кунак карга боткасыннан, самавырда кайнаган мәтрүшкәле чәйдән авыз итә алды. Боткага ярмалар бәйрәмгә килгән балалар тарафыннан «Туган авылым» комплексы территориясендәге йортлардан җыелды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кунакларны Татарстан Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин сәламләде, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
«Карга боткасы» борынгыдан килгән, әби-бабаларыбыз мөрәҗәгать иткән бәйрәм булып тора. Аны бүген популярлаштыру, балаларга тапшыру әлбәттә бик әһәмиятле, моны тормышка ашырган өчен «Бөтендөнья татар конгрессы» һәм «Туган авылым» комплексына зур рәхмәт белдерәсе килә. Апрель ае – туган телебез, татар теле ае. Бүген шундый матур чара, икенче атнада «Туган тел» көне узачак, барыгызны да көтәбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бәйрәмнең балалар өчен зур әһәмияткә ия булуын искәртте.
«Тарихка күз салсак – безнең төрле милләтләрдә ел башлангычы балалардан башланган. «Карга боткасы»да – иң беренче чиратта балалар бәйрәме. Бүгенге көндә безгә аларны интернеттан, виртуаль чолганыштан алырга кирәк. Шушы милли бәйрәмнәребезне, традицияләребезне кайтару – әлеге юнәлештә иң отышлы һәм үтемле юл. Балалар элек-электән әлеге бәйрәмдә орлык салганнар, шушы орлык – ул җир милке. Төрки халыкларда «Нәүрүз» дисәк, бездә, татарларда – «Карга боткасы». Әлеге бәйрәмне һәрбер кунак өчен якын булган, аеруча балаларның күңел дәфтәрләренә язылырлык дәрәҗә үткәрү – безнең максат. Монда бүген татар гаиләләре, ә балалар булган җирдә киләчәк бар. Милли бәйрәмебез мөбәрәк булсын», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова татарларда «Карга боткасы» бәйрәме чәчүлек, агрария белән бәйле булуын аңлатты.
«Карга боткасы» – җиргә яңа орлык салыр алдыннан үткәрелә торган йола. Бәйрәм безнең җирлектә яши торган татар халкы, шул исәптән кайбер төркиләр тарафыннан да үткәрелә. Казан татарлары язны каргалар алып килә дип исәпләгән, шуңа күрә без каргаларны зурлыйбыз. Аның асылында орлык культы – аграр культ ята. Ләкин ул орлыкны салганчы зурларга кирәк, бу – барлык төрки халыкларга хас күренеш. Монда, беренче чиратта, балалар зур роль уйный. Бүген дә Казан уртасында, «Туган авылым» комплексында күпме бала җыелды. Алар сәхнәдә, уйныйлар, танышалар, ботка пешкәнен көтәләр – бу да бит баланың күңеленә ниндидер орлык салу, татарча орлык салу», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бәйрәм ахырында барлык килгән кунакларны зур казанда пешкән карга боткасы белән сыйладылар. Кунакларга шулай ук самавырда кайнатылган мәтрүшкәле чәй, төрле тәм-томнар тәкъдим ителде.
Свежие комментарии