На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Кукмараның бакыр авазлары» V Бөтенроссия фестивале Җиңүнең 80 еллыгына багышланды

Балалар музыка мәктәбендә тынлы уен коралларында башкаручыларның «Кукмараның бакыр авазлары» V Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Йолдыз Низамиева яза.

«Әлеге фестиваль моңа кадәр төбәкара дәрәҗәсендә генә үтә иде, хәзер ул Бөтенроссия күләмендә оештырыла.

Быел 40тан артык бала катнаша. Мәскәү, Ижевск, Малмыж, Нократ Аланы, Киров, Казан, Чаллы шәһәрләреннән килүчеләр, шулай ук үзебезнекеләр — кукмаралылар да бар. Һәммәсенә дә уңышлар телибез», — диде үз чыгышында балалар музыка мәктәбе директоры Марат Хәсәнов.

Конкурсантлар фестивальгә укытучылары һәм үзләренең җанатарлары — әти-әниләре белән дә килгән иде.

«Казанның Мансур Мозафаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбендә укыйм. Мин 3 ел саксофон уен коралында уйныйм. Бәйгеләрдә һәрдаим катнашам, беренче урыннар алам. Җиңүе бик ошый», — диде Сәйдә Якупова. Әнисе Зилә дә кызының музыка мәктәбенә яратып йөрүен искәртте.

Бәйгенең профессиональ дәрәҗәдә үтүен Казан дәүләт консерваториясенең агач тынлы уен кораллары кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсур Айнатуллов та билгеләп үтте.

«Кайчандыр без үзебез дә шундый яшьтән музыка өлкәсенә кереп киткән идек. Әлеге конкурсантлар бәлки киләчәктә консерваториябезнең студентлары булырлар», — диде профессор.

 

Ссылка на первоисточник
наверх