Халык шагыйре, публицист, Россия дәүләт премиясе лауреаты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Харис милләттәшләребез белән эшләү турындагы фикерләре белән уртаклашты.
- Кызганыч, бүгенге көндә Россия почтасының үзенчәлекле һәм бигүк яхшы эшләмәве аркасында газета-журналларыбыз тиражларын шактый югалтты. Төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән милләттәшләребез белән элемтә өзелү куркынычы туды.
Ярый әле, Конституциябездә читтәге татарлар белән элемтәләрне ныгытуга кагылышлы маддә бар. Шуңарга таянып, без Бөтендөнья татар конгрессын оештырдык бит инде. Аның идея һәм концепциясе авторы – Ренат Харис – сезнең каршыгызда утыра.Конгресс бүгенге көндә, Конституциябезгә таянып, зур эшләр башкара. Активлыгыбызны гына арттырырга тиешбез. Россиянең татарлар күпләп яши торган бөтен өлкәләрендә, БДБ илләренең бөтен шәһәрләрендә Сабантуйлар үтә. Сабантуй бит ул җырлап бию генә түгел, Сабантуй ул – татарлык идеясен алып бара торган иң зур һәм үтемле көчләрнең берсе. Ул татар җырын да, татар шигырен дә, гореф-гадәтләрен, киемнәрен дә алып бара, китап-журналларын таратып йөри. Кайберәүләр: «Бөтендөнья татар конгрессы сабантуйлар гына үткәрә», – диләр...
Сабантуйларны үткәрсен алар, чөнки Сабантуйлар белән бергә татарның рухи байлыгы да шул якларга бара. Милли бәйләнеш ныгый. Бу – зур, матур эшләребезнең берсе. Сабантуй – татар халкы барлыкка китергән бәйрәм дә, татар милләтенең Җир шары буйлап сузылган кан тамырлары да! Кан тамырларына холестерин утыртмау – безнең олы бурычыбыз, – ди ул.
Ренат Харис белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.
- Ренат Харис: «Депутат өчен буш сүзгә караганда эчкерсез ваемсызлык яхшырак, ул алдашмый»
Свежие комментарии