Татарстанның берьюлы өч университеты алдынгы инженерлык мәктәпләре федераль рейтингына керде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми төркемендә хәбәр итәләр.
Исемлеккә Казан (Идел буе) федераль университеты, Иннополис университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү университеты (КНИТУ) университеты эләккән.
Әлеге рейтинг мәгариф әзерлеге сыйфатына, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсенә, үсешнең стратегик планнарын эшләү һәм идарә итү карарларының нәтиҗәлелегенә бәя бирү нигезендә төзелә. «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм заманча сәнәгатьтә һәм фәнни тармакта ихтыяҗ булган югары квалификация белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.
Алдынгы инженерлык мәктәпләре зур технологик компанияләр хезмәттәшлегендә әйдәп баручы югары уку йортлары базасында булдырыла. Алар актуаль компетенцияле, практик эш тәҗрибәсе булган һәм индустриядәге реаль ихтыяҗларын тирәнтен аңлый торган яңа буын инженерлар әзерләү үзәге була.
Свежие комментарии