На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Лениногорскида махсус хәрби операциядә катнашучы истәлегенә мемориаль такта ачылды

Һава десанты гаскәрләре ветераннары һәм Лениногорскиның «Сугышчан туганлык» оешмасы вәкилләре десантчы, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Ренат Насыбуллин истәлегенә 5нче мәктәптә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Заман сулышы»нда хәбәр ителә.

Искәртик, Ренат Насыбуллин Лениногорскида туа 5нче мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлый, Казан шәһәренең Суворов училищесында белем ала, Бөгелмә шәһәрендә тепловоз машинисты ярдәмчесе булырга укый.

Армиядән соң ул Бөгелмә шәһәрендә хокук саклау органнарында эшли. 2022 елның октябрь ахырында Ренат Насыбуллин махсус хәрби операция зонасына китә. 2023 елның җәендә Луганск һәм Донецк халык республикалары территорияләрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Мемориаль тактаны ачкач, «Сугышчан туганлык» оешмасы вәкилләре Ренат Насыбуллинны һәм аның батырлыгын искә алды, якыннарына шундый батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте. Һава десанты гаскәрләре ветераннарына да котлау сүзләре яңгырап, әле тагын күп еллар яшәргә, бергә әлеге бәйрәмне күп тапкырлар каршы алырга насыйп булсын иде, дигән теләкләр теләде алар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх