На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Татарстан Идел буе төбәкләре арасында мәдәни чараларга йөрүчеләр саны буенча лидер булды

Татарстан 2024 ел йомгаклары нигезендә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында мәдәни чараларга килүчеләр саны буенча лидер булды һәм федерациянең барлык субъектлары арасында беренче унлыкка керде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2024 ел йомгаклары нигезендә мәдәни чараларга 103 миллион 244 мең кеше килүе теркәлгән.

Әлеге күрсәткеч 2023 ел белән чагыштырганда 10 процентка югарырак, үсеш темпы пландагы күрсәткечкә карата 130 процент тәшкил иткән.

Шул ук вакытта республикадан читтә Татарстан спектакльләренә карата кызыксыну сизелерлек арткан. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль театрлары 2024 ел нәтиҗәләре буенча илдә федерация субъектларында куелган спектакльләргә килгән тамашачылар саны буенча икенче урында тора.

Татарстанның төбәк эчендә «гастрольләрдә спектакльләргә килүчеләр саны» күрсәткече Россиядәге уртача күрсәткечтән алты тапкырга югарырак.

Шул ук вакытта театрларга йөрүчеләрнең гомуми саны 2023 ел белән чагыштырганда 112 161 кешегә арткан.

2025 елның беренче яртыеллыгында республика театрларына 900 мең тамашачы килгән. 50 премьера тәкъдим ителгән, шуларның унысы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Казан дәүләт циркы мәйданчыгында «Мирас» милли татар фэнтези-спектакле премьерасы булды. Анда барлыгы 126 мең тамашачы килгән.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх