На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Зәй кешесе кулларын сындырганнан соң, гипсын алуга, маскировкалау челтәре үрергә килгән

Зәйдә яшәүче Зинаида Семенова агымдагы елның гыйнвар аенда маскировкалау челтәре үрергә йөри башлаган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Беркөн дә калмыйча челтәр үрергә йөргән Зинаида Алексеевна август аенда егылып ике кул чугын да сындырган. Бу көннәрдә ул гипсын салдырып, челтәр үрүчеләр рәтенә кушылган.

«Бу көнне түземсезләнеп көттем», – ди ул.

«Әлбәттә, кулларым авырта, ләкин мондый вакытта мин өйдә утыра алмыйм. Безнең хәрби егетләр алгы сызыкта көрәшә. Алар көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куя, шулай булгач, минем җәрәхәтләрне алар белән чагыштырырлык түгел. Гипстан йөргәндә, челтәр үрергә килә алмаганда, бу урынны бик нык сагынуымны сүз белән генә әйтеп бирә алмыйм. Хәрбиләребез исән-сау җиңү белән кайтсыннар иде дип тырышабыз», — ди Зинаида Алексеевна.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх