Актанышның беренче мәктәбенең 1 нче сыйныф укучыларын «Россия бөркетчекләре» сафына кабул иттеләр. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Актанышның беренче мәктәбенең беренче сыйныфына 2024-2025 нче уку елында укырга 49 бала кергән. Алар өч параллель сыйныфта белем ала. Бүген алар барысы да беренче укытучылары белән «Россия бөркетчекләре» сафына кабул ителде.
Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Алга таба беренчеләр «бөркет»ләрнең кануннары белән танышты, Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә вәгъдә бирделәр.
«Россия бөркетчекләре»н мәктәп директоры Альберт Мансуров, ветеран укытучы Вәзилә Чинаева котлап изге теләкләрен җиткерде.
Свежие комментарии