На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Татарстан югары уку йортларына 23 меңнән артык бюджет урыны бирелде

Быел Татарстан югары уку йортларына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча бюджет формасына кабул итү өчен 23,1 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. Шул исәптән 413 урынны дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары алган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Бюджет урыннары күләме үсеше 4,5 проценттан артык тәшкил итте», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, бүлеп бирелгән бюджет урыннарының 60 проценты өч эре югары уку йортына туры килә: Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ.

«Иң күп бюджет урыннары инженер-техник юнәлешләргә һәм педагогикага бүлеп бирелде», - диде ул.

Аерым алганда, бу мәгариф һәм педагогика фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, химия технологияләре, машина төзелеше һ.б. белгечлекләр.

2025-2026 уку елына абитуриентлар кабул итүне Татарстанның 45 югары уку йорты һәм аларның филиаллары алып бара, шул исәптән 28 дәүләт югары уку йорты.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх