
Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарын бүген, октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әтиләр көне белән котлады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген ир-атлар, яшьләрнең әти дигән югары исемгә туры килергә омтылуы бик мөһим», - дип искәртте дәүләт башлыгы.
Путин фикеренчә, моның өчен гаилә нигезләрен сакларга, хезмәт кешесе һәм акыллы остаз булырга, балалар, якыннар белән белем һәм тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер торган ышанычлы таяныч һәм иптәш булырга, авыр минутларда аларга булышырга, билгеләнгән максатларга ирешүдә ярдәм итәргә кирәк.
РФ Президенты шулай ук «үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, һәр кешенең язмышында әтинең гаять зур ролен искәртүне бурыч итеп куйган» бәйрәмнең киң җәмәгатьчелек тарафыннан хуплануына канәгать булуын белдерде.
Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым, «иң җылы» котлаулар юллады. Аның сүзләренчә, алар «бүген Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклый, гаиләләренең, әтиләренең, бабаларының хәрби, патриотик традицияләрен намус белән дәвам итә».
Россия лидеры шулай ук Әтиләр көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашучыларга уңышлар теләде.
- Россиядә Әтиләр көне 2021 елдан башлап октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында 1910 елда билгеләп үтәләр. 1966 елдан Әтиләр көне АКШта рәсми статус ала, аны Кушма Штатларда һәм башка илләрдә июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итәләр.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии