Татарстанда быел «Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 121 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 95,5 миллион сум – федераль бюджеттан. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында республиканың Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров хәбәр итте.
«Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектының төп максаты – катнашучы предприятиеләрнең яртысының хезмәт җитештерүчәнлеге елына биш процент үсешкә ирешергә тиеш. Федераль проект – «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының дәвамы. Анда 2018 елдан 2024 елга кадәр икътисадның реаль секторындагы 254 предприятие катнашты», - дип сөйләде ул.
Әхмәров билгеләп үткәнчә, проект кысаларында 5 меңгә якын хезмәткәрне сакчыл җитештерү инструментларына өйрәткәннәр.
«2020 елдан проектка кушылган предприятиеләрдә өстәлгән бәяләр үсеше 42 миллиард сумны тәшкил итте, хезмәт җитештерүчәнлегенең уртача үсеше – 31 процент», – дип ассызыклады ул.
Үзәкнең директоры сүзләренә караганда, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республиканың 15 предприятиесе 3 миллиард сумнан артык күләмдә ташламалы кредит алган.
«Быел федераль проектка предприятиеләрне җәлеп итү төп бурыч булып кала. Максатчан күрсәткеч – 77 предприятие. Шулар арасыннан 50 предприятие проектларны быел, ә 27се киләсе елда ябарга тиеш», - дип белдерде ул.
Агымдагы ел башыннан бирле проектта 22 предприятие катнашкан. 2030 елга проектка барлыгы 351 предприятие җәлеп ителергә тиеш.
Свежие комментарии