Изге Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә Байкал аръягы мөселманнары «Игелек кыл» акциясен үткәрә. Кичә, 20 мартта, алар 321нче округ хәрби клиник госпиталендә булды һәм биредә дәваланучы махсус хәрби операция катнашучыларының хәлен белде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
«Изге Рамазан ае уңаеннан без Туган илебезне яклаганда имгәнеп, бүгенге көндә госпитальдә дәваланучы хәрбиләребез янына барырга булдык. Без биредә мөселманнарның гына түгел, христианнарның, буддачыларның, шулай ук башка дин тотучы хәрбиләрнең дә хәлен беләбез. Без аларны аермыйбыз. Безнең Туган илебез бер, һәм без аны һәрвакыт якларга тиеш», - дип билгеләде Байкал аръягы крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Абдиваси Арынов.
Хәрбиләр өчен бүләкләрне төбәк Диния нәзарәте һәм Байкал аръягында яшәүче халыкларның диаспоралары вәкилләре әзерләгән. Госпитальдә һәм хастаханәләрдә дәваланучы махсус операция катнашучылары янына бару — «Игелек кыл» акциясе юнәлешләренең берсе.
Свежие комментарии