На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Равил Гайнетдин Камил Сәмигуллинны Татарстан мөфтие вазифасына сайлануы белән котлады

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Камил Сәмигуллинны Татарстан Республикасы Мөфтие вазифасына яңадан сайлануы белән котлады. Котлау тексты Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы сайтында урнаштырылган.

«Хөрмәтле Камил хәзрәт! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы мөселманнары Мөфтие итеп сайлануыгыз белән котлыйм!

Татарстан имамнары, республиканың мөселман халкы инде дүртенче мәртәбә бу вазифаны сезгә ышанып тапшырды.

Диния нәзарәтен җитәкләү һәм мөфти булу – Аллаһ Тәгалә каршында бик җаваплы миссия. Моның өчен белем, зирәклек һәм гаделлек, заман белән бергә атларга әзер булу таләп ителә. Сез бу эшне лаеклы алып барырсыз, халкыбызга риясыз хезмәт итәрсез, дип ышанам. Бу эштә сезгә Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның теләктәшлеге һәм ышанычы ярдәм итәчәк.

Без, мөселманнар, кайда яшәвебезгә, нинди мәзһәб тарафдары булуыбызга, нинди телдә аралашуыбызга карамастан, Аллаһ юлында бергәләп һәм бердәм рәвештә хезмәт итәргә тиешбез. Шул ук вакытта без, татар Мөфтиләре, татар халкының уллары буларак, милли мәнфәгатьләрне дә кайгыртырга тиеш. Халкыбызның рухи-әхлакый тормышының бу ике канатына – дин һәм милли үзенчәлеккә сез, Аллаһка шөкер, игътибар бирәсез. Алга таба да Аллаһ Тәгалә юлында һәм кешеләр файдасына тугры хезмәт итәрсез, дип өметләнәм.

Раббыбыздан Аллаһ Тәгалә юлында башкарган хезмәтегездән канәгать булуын, аны кабул итүен һәм сезгә ике дөньяда да савапларын бирүен сорыйм.

Изге догалар һәм иң яхшы теләкләр белән, Баш Мөфти Шәех Равил Гайнетдин», диелә котлау текстында.

Ссылка на первоисточник
наверх