Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб Covid-19 белән авыручылар саны турында атналык хисап чыгарып баруны туктата. Бу хакта «Аңлатабыз.рф» («Объясняем.рф») сайтында хәбәр ителә. Сайтта 2023 елдан башлап Россиядә ковид таралуга бәйле вазгыять турында мәгълүмат урнаштырылып барды.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, карар эпидемиологик вазгыять тотрыклылануга һәм вирус сезонлы инфекцияләр категориясенә күчүгә бәйле.
Атналык мәгълүмат чыгарып бару туктатылуга карамастан, Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) илдәге вазгыятьне реаль вакыт режимында күзәтүне дәвам итәчәк.
«Аңлатабыз.рф» сайтындагы «Стопкоронавирус» бүлегендә 2023 елның 23 маеннан 2025 елның 18 мартына кадәр COVID-19 белән авыручылар саны турында 95 атналык хисап чыккан. Бүлекне хисаплар чыгарылмый башлаганнан соң да кереп карау мөмкин булачак.
Свежие комментарии