На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде

Бүген һәм иртәгә һава шартлары бозылу көтелә һәм шул сәбәпле Татарстанда кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Алдагы бер-өч сәгатьтә һәм 22 июньдә көн ахырына кадәр, шулай ук 23 июньдә төнлә һәм иртән республикада урыны белән, нигездә көнчыгышта яшенле яңгыр, җил тизлеге секундына 15-20 метрга (урыны белән 24 метрга) кадәр җитүе, көчле яңгырлар көтелә.

Кайбер районнарда боз явуы да ихтимал.

Төбәк территориясе буйлап актив атмосфера фронтларының узуы шундый метеошартлар барлыкка килүгә сәбәп булачак.

Метеорологлар элегрәк хәбәр иткәнчә, якшәмбе республика территориясендә шулай ук көчле яңгыр, яшенле яңгыр яварга, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда 15-18 метрга) кадәр җитәргә мөмкин.

  • Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, ә 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх