На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанда халык һөнәрләре һәм кәсепләре осталары реестрын булдырачаклар

Татарстанда халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре осталарының бердәм базасын булдыру кагыйдәләре расланачак. Эш әлеге юнәлешне саклау, торгызу һәм үстерү өчен алып барыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы боерыгы проектыннан аңлашыла. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ халык осталары реестрын булдыру, алып бару кагыйдәләрен формалаштыра.

Белгечләрне осталар дип тану һәм аларны реестрга кертү эшен халык сәнгать һөнәрләре буенча махсус төзелгән сәнгать-эксперт советы башкарачак.

Осталарның бердәм базасына керү өчен гариза, фотография, совет утырышы протоколларыннан өземтәләр җибәрергә кирәк. Шулай ук дәгъвачы үз продукциясенең фотосын куярга һәм күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә һәм башка махсус чараларда катнашуын расларга яисә үз квалификациясен башкача исбатларга тиеш.

 

Ссылка на первоисточник
наверх