На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Юрист май аенда кемнәрнең арттырылган хезмәт хакы алачагы турында сөйләде

Май бәйрәмнәрендә эшкә чыккан россиялеләр югары хезмәт хакы алырга мөмкин, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Мәскәү Профсоюзлар Федерациясенең Хезмәт хокукый инспекциясе җитәкчесе урынбасары, Мәскәүнең мактаулы юристы Елена Рыбакова. Бу хакта РИА Новости яза.

Агымдагы елда производство календаре буенча майда бәйрәм ял көннәре 8 көн дәвам итәчәк — 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр.

Кагыйдә буларак, бу көннәрдә биш көнлек график буенча эшләүчеләр ял итә.

«График буенча эшләүче оешмаларның хезмәткәрләре бәйрәмнәрдә сменалары туры килсә эшкә чыгалар. Шул ук вакытта хезмәт өчен арттырылган күләмдә түләнә. Димәк, май өчен аларның хезмәт хакы күбрәк булачак», - дип аңлатты эксперт.

Хезмәт кодексының 153 маддәсе нигезендә, ял көннәрендә яисә эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эш өчен кимендә икеләтә бәя буенча түләнә. Биш көнлек график буенча эшләүчеләрне бәйрәмнәргә аларның ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итә алалар, ә түләү эш вакытына бәйле.

Хезмәткәр теләсә кайсы вакытта бәйрәмнәрдә икеләтә түләү урынына ял алырга мөмкин, дип йомгаклады Рыбакова.

 

Ссылка на первоисточник
наверх