Элеккеге транспорт министры Роман Старовойтны Одинцово шәһәрендә үле килеш тапканнар. Сәбәбе – утлы коралдан яралану. Бу хакта «Известия» чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
Исегезгә төшерик, бүген Владимир Путин үзенең указы белән Старовойтны вазифасыннан азат итүе турында билгеле булды.
Старовойт Транспорт министрлыгын 2024 елның маеннан бирле җитәкләде.
Моңарчы, 2018 елның октябреннән 2024 елның маена кадәр (2019 елның сентябренә кадәр вазифаны вакытлыча башкаручы буларак), ул Курск өлкәсе губернаторы булды.Моңа кадәр 2012 елның ноябреннән Роман Старовойт Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) белән җитәкчелек иткән. 2018 елның октябрь ае башында РФ транспорт министры урынбасары вазифаларын башкарган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии