На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Фирдүс Тямаев «Татар-информ»га: Яманлап та, мактап та языгыз. Языгыз гына!

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 35 еллык юбилее уңаеннан, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үз фикерен җиткерде.

«Татар-информ» үзенең авторитеты, исеме булган агентлык. Без – артистларның иҗади тормышын үстерүдә агентлык журналистлары искиткеч зур роль уйный. Җырчылар өчен бу бик мөһим.

Бүгенге социаль челтәрләр популярлашкан, һәр артист үзе журналистка әверелгән заманада да, үз миссиягезне югалтмыйча, эшегезне уңышлы алып барасыз», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул «Татар-информ»да эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә исәнлек-саулык теләвен әйтте. «Киләчәктә дә телне үстерүдә, милләтебезне саклап калуда зур урын алып торыгыз. «Татар-информ»га тагын да югарырак үрләр яуларга язсын. Сез тәкъдим иткән рухи азыкны яшьләребез дә күп укысын», - диде җырчы.

«Минем 14 еллык иҗат үсешендә сезнең тырышлык бик зур. Рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә шулай хезмәттәшлек итик. Ачуланып та, мактап та языгыз. Бары тик языгыз гына», – диде Фирдүс Тямаев.

Татарстанның атказанган артисты җитдирәк темаларга язылган материалларга күбрәк өстенлек бирелсен иде дигән теләк тә җиткерде.

«Әлбәттә, хәзер заманы икенче инде. Замананың таләбе башка. Әмма журналистлар, элекке журналистлар үрнәгендә эшләсәләр, җитдирәк темаларга күбрәк игътибар бирсәләр яхшы булыр иде», - дип билгеләп үтте артист.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх