На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Дамир Йосыпов Мордовия мөселман активы белән очрашты

15 сентябрьдә Россия Герое, танылган очучы Дамир Йосыпов Саранск шәһәренең «Әл-Мансур» үзәк Җәмигъ мәчетендә булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Йосыповка көтелмәгән хәлдә кешеләрнең гомерен саклап калуда күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен РФ Президенты Владимир Путин илнең иң югары бүләген тапшырган иде.

Аның батырлыгын шулай ук Мордовия мөселманнары рухи лидеры мөфти Равил Гайнетдин югары бәяләде. Ул Йосыповны мөселманнарның иң югары бүләге – «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде.

Мәчеттә Дамир Йосыпов Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Раил хәзрәт Асаинов, имам-мөхтәсибләр, мөселман оешмалары активистлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Мордовиянең беренче мөфтие Наил Фәхретдинов, Мордовия татарларының аксакаллар шурасы рәисе Шамил Бикмаев, Татар бизнесменнары клубы рәисе Гафур Абдрәшитов, «Якташлар» милли-мәдәни татар оешмасы рәисе Руслан Мухаев, махсус хәрби операция ветераны Миразым Исмәгыйлев катнашты.

Мөфти Раил хәзрәт Асаинов кунакка Мордовия мөселманнары турында, рухи-әхлакый агарту, хәйриячелек, махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук азат ителгән территорияләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләде.

Болар барысы да Республика башлыгы Артем Здуновның акыллы җитәкчелеге ярдәмендә мөмкин булды, ул республикада милләтара тынычлык һәм конфессияара татулыкны ныгыту мәсьәләләренә зур әһәмият бирә, дип ассызыклады Раил хәзрәт Асаинов.

Мөселман активистлар һәм аксакаллар Дамир Йосыпов белән чәй эчә-эчә җылы сөйләшеп утырды. Йосыпов батырлыгы турында җентекләп сөйләде, үзенең гади кеше булуы һәм әлеге гадәттән тыш хәлнең уңышлы тәмамлануы өчен Аллаһка рәхмәт укуын ассызыклады.

Азактан Россия Герое Җәмигъ мәчетендә намаз укыды. Ул Мордовия Республикасының барлык мөселманнарына ныклы иман, тынычлык, чәчәк ату һәм илебез файдасына тату бердәм эш алып бару теләде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх