На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • ольга решетникова
    околсыз малай. или околлы? не помню.Путин 2025 елны В...
  • Evgenija Palette
    Пошел подальше, ТУРЫНДА, изволь выражаться по-русски на ГОСУДАРСТВЕННОМ КАНАЛЕ... (У тебя свои печатные издания есть)...Радик Әмиров «Исл...
  • Татьяна Гусева
    Когда-то во втором классе я в Темиртау изучала казахский язык. Который больше, чем наполовину состоит из русских букв...Әлмәттә сугыш вет...

Чирмешәндә Кыш бабай резиденциясе эшли башлады

Чирмешән районы үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында урнаштырылган үзәк чыршының утларын кабыздылар. Яңа елның төп герое Кыш бабай чыршы утларын кабызгач, кунакларны үз резиденциясенә дәште. Бу көнне байтак бала Кыш бабай белән Кар Кызыннан бүләкләр алды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Район халкы һәм кунаклар өчен мондый күңелле бәйрәм быел да нефтьчеләр ярдәме белән оештырылган.

Әлеге чарада алар үзләре дә катнашты. Иганәчеләр чыршы янына җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Район башлыгы Рамил Әйбәтов чирмешәнлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм кунакларны биредәге әкияти матурлыкны күрергә чакырды. «Барыгызга да сәламәтлек, һәр гаиләдә, хезмәт коллективларында тынычлык, татулык, бер-береңә хөрмәт булуын телим. Күңелсезлекләр үткәндә калсын, киләсе Елан елы бәхет-шатлыклар алып килсен, уй-хыялларыгыз чынга ашсын», - диде ул.

Мәктәп укучылары арасында оештырылган «Үз кулларың белән ясалган Яңа ел чыршысы патриотик уенчыгы» район конкурсында җиңгән балалар район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алды.

Кыш Бабай резиденциясе 23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр һәр көнне 15.00дән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. Үз һөнәрен күрсәткән һәр бала нефтьчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләккә ия була.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх