На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

БРИКС илләре уеннарында Татарстан көрәшчеләре катнашачак

21 июньдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда БРИКС илләре уеннары кысаларында көрәш буенча ярыш узачак. Ун үлчәү авырлыгында 27 илдән килгән спортчылар бил алышачак. Россия җыелма командасын Татарстан көрәшчеләр дә тәкъдим итәчәк.

Алар – 60 кг авырлыкта Алексей Абрамов, 70 кг да Ислам Фәләхов, 75 кг да Динар Кәримуллин, 85 кг да Ранис Галимуллин, 90 кг да Азат Габдрәшитов, 100 кг да Руслан Рәфыйков, 130 кг да Радик Сәлахов, 130 кг нан югары авырлыкта – Ранис Гыйләҗетдинов.

Шулай ук, Россия данын 65 кг авырлыкта Ульяновскидан Артур Хәкимов һәм 80 кг авырлыкта Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев яклаячак.

Көрәш ярышлары 21 июнь көнне 9:00дә башлана. 15:30дан финал алышлары һәм бүләкләү тантанасы көтелә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх