15 июньдә Краснодар шәһәрендә Җиңүнең 30 еллыгы паркында Сабантуй – «Сабан бәйрәме» узган. Аны «Болгар-К» төбәк татар җәмгыяте оештырган. Бәйрәмдә 500дән артык кеше катнашкан. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Краснодар крае Милли мәдәниятләр үзәге хәбәр итә.

Краснодар Сабантуенда катнашу өчен Ростов өлкәсе һәм Донецк Халык Республикасыннан татар делегацияләре килгән.
Сәхнәдә Татарстан Республикасы һәм Краснодар крае иҗат коллективлары чыгыш ясаган.

«Бәйрәмдә безнең белән бергә төрле халык вәкилләре катнашу дуслык һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыта. Ә татулык булган җирдә түземсезлек һәм дошманлыкка урыны юк. Бигрәк тә бүгенге катлаулы шартларда», - ди «Болгар-К» җитәкчесе Роман Динисламов.

Сабантуй программасында күңелле җыр һәм биюләр тәкъдим ителгән, декоратив-гамәли иҗат һәм һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсе эшләгән, теләге булган һәркем татар ризыкларыннан сыйлана алган.

Традиция буенча кашыкка йомырка салып, капчык киеп, көянтә тотып йөгерү һәм аркан тарту кебек милли конкурслар оештырылган. Яшьләр исә милли көрәше турнирында көч сынашкан, диелә хәбәрдә.
Краснодар Сабантуенда Татарстан иҗат коллективлары чыгыш ясаган
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии