На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Миңнеханов Кытай Халык Республикасының эшлекле даирәләрен Казанга форумга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Синьцзян-Уйгур автономияле районының Кытай Коммунистлар партиясе комитеты Секретаре урынбасары Ли Ифэй белән очрашты. Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, корпусның төп функцияләренең берсе – төбәкнең икътисади үсеше, төп тармагы – авыл хуҗалыгы җитештерүе.

РФ Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның ике ил арасындагы икътисади хезмәттәшлек планнары турындагы уртак белдерүләре нигезендә, товар һәм хезмәтләр белән сәүдә итү күләмен арттырасы, сәнәгать-технологик, финанс һәм транспорт-логистика өлкәләрендә элемтәләрне тирәнәйтәсе булачак. Бу хакта очрашуда катнашучылар билгеләп үтте.

Республикада 2023 елдан Кытай Халык Республикасы белән эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән «РОСТКИ» зур бизнес-форумы үткәрелә, дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Ул Кытайның эшлекле даирәләрен форумга чакырды.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Рәисе сигезенче «ЭКСПО Кытай – Евразия» чарасын ачу тантанасында катнашты. Күргәзмәнең темасы – «Ефәк юлында яңа мөмкинлекләр/Евразия өчен яңа яшәү көче». Шулай ук республика җитәкчесе халыкара форум кысаларында Татарстан Республикасы стендын карады, Кытай Халык Республикасы Синьцзян-Уйгур автономияле районының Кытай Коммунистлар партиясе комитеты Секретареның форум делегатлары белән очрашуында катнашты.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх