На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Чаллыда берничә җитәкче Саклану министрлыгы медальләре белән бүләкләнде

Чаллыда сугышчан бердәмлекне ныгыту, хәрбиләргә ярдәм күрсәтү, патриотик һәм иҗтимагый проектларны үстерүдә аерым казанышлар өчен бүләкләү тантанасы узды. Зур предприятие җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм дәүләт хезмәтләре өлкәсендә эшләүчеләр мактаулы бүләкләргә һәм рәхмәткә лаек алды. Бүләкләрне Автошәһәр башлыгы Наил Мәһдиев тапшырды.

«ТАТПРОФ-Инвест» генераль директоры, шәһәрнең мактаулы гражданины Сергей Рачков һәм «Кардо» җитештерү-коммерция фирмасы генераль директоры Владимир Артюхов сугышчан бердәмлекне ныгытуга керткән зур өлеше, РФ Саклану министрлыгы бурычларын хәл итүгә булышкан өчен «Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен» медале белән бүләкләнде.

Владимир Артюхов шулай ук 55443нче гаскәри часть командиры, гвардия полковнигы Денис Малаховның Рәхмәт хатына да лаек булды.

«Татарстан логистикасы һәм автомобильдә йөк ташу» коммерцияле булмаган партнерлыгы» ассоциациясе президенты Михаил Левашов хәрби тарихны, гуманитар белемнәрне үстерү, мөһим тарихи-патриотик проектларны тормышка ашыруга керткән зур өлеше өчен РФ Саклану министрлыгының «Ватан геройлары истәлеге» медале белән бүләкләнде.

Чаллы мэрының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рамил Фәйсхановка махсус хәрби операция зонасында бурычлар үтәүче хәрбиләргә актив ярдәм күрсәткәне өчен «Төньяк» гаскәри берләшмәсе командующие, генерал-полковник Александр Лапин исеменнән I дәрәҗә «Куркусыз» күкрәк билгесе тапшырылды.

Шулай ук дәүләт хезмәтләре өлкәсендә эшләүчеләр дә билгеләп үтелде. Күп функцияле үзәкнең Чаллы шәһәре буенча Үзәк филиалы хезмәткәрләре Рәмис Гафаров, Алена Федорова һәм Евгения Сидоркова Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының рәхмәтенә лаек булды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, бүләк тапшырган вакытта, бүләкләнүчеләрнең армиягә ярдәм итү, патриотик инициативаларны үстерү һәм сыйфатлы дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә керткән өлешләренең мөһимлеген искәртте.

«Сезнең һәркайсыгыз уртак эшкә зур өлеш кертте. Кемдер фронттагы хәрбиләргә ярдәм итә, кемдер геройлар истәлеген саклау белән шөгыльләнә, кемдер дәүләт хезмәтләренең югары сыйфатын тәэмин итә. Мондый кешеләр – шәһәребезнең горурлыгы. Сезнең тырышлыгыгыз һәм эшкә тугры булуыгыз иң югары хөрмәткә лаек», - диде Автошәһәр башлыгы.

Чаллының Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолары.

 

Ссылка на первоисточник
наверх