Чаллыда рәсми рәвештә V чакырылыш шәһәр Советы депутатларын сайлау көнен билгеләделәр, алар Бердәм тавыш бирү көнендә – 2025 елның 14 сентябрендә узачак. Карар шәһәр Советының чираттагы утырышында кабул ителде. Бу хакта Автошәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина хәбәр итте.
Чаллы шәһәр Советы 45 депутаттан тора: аларның 22се бер мандатлы округлар буенча, ә 23е партия исемлекләре буенча сайлана.
Моннан тыш, Бердәм тавыш бирү көнендә Чаллы халкы Татарстан Рәисен һәм 18нче Мәләкәс сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын сайлаячак. Татарстанда 14 сентябрьдә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарыннан барлыгы 7,5 меңнән артык депутат сайлыйлар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии