На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Мәскәү өлкәсендә хәрбиләргә гуманитар йөк җыйдылар

Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман җәмгыятьләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Әлеге игелекле юнәлештәге активистларның берсе – Серебряные Пруды шәһәр тибындагы бистәсе мөселман җәмгыяте әгъзалары хәрбиләр өчен гуманитар йөк җыйды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Мөселман җәмгыяте рәисе Әгъзам Шәрипов һәм аның урынбасарлары Джамшед Әхмәдов һәм Әгъзам Якупов җитәкчелегендә һәм активистлар ярдәме белән 8 тартма гуманитар ярдәм җыелды. Тартмаларга азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак әйберләр тутырылды.

Гуманитар йөк Серебряные Пруды бистәсе волонтерлык үзәгенә тапшырылды, аннан тартмаларны махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкләр.

«Алгы сызыктагы ватандашларыбызга ярдәм итү – бик мөһим бурыч. Әлеге бурычны гамәлгә ашыруда мөселман җәмгыяте әгъзалары бик теләп катнаша. Туган илебезнең киләчәген яклаучы егетләребезгә алга таба да ярдәм итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Серебряные Пруды мөселман җәмгыяте рәисе Әгъзам Шәрипов.

Ссылка на первоисточник
наверх