На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Зәйнең Сәвәләй авылы маскировка челтәрләре үрүчеләренә командирның Рәхмәт хаты тапшырылды

Зәй районы Сәвәләй авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк. Әлеге игелекле эшкә өйрәнеп, фронтка челтәрләр җибәрә башлауларына ел ярымнан артык вакыт узган. Шул вакыттан башлап, махсус хәрби операция зонасына 934 маскировка челтәре озатканнар.

Аларның бердәм командасында якынча 25 кеше. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Күптән түгел Сәвәләйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр янында Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов булды.

«Сез үргән маскировка челтәрләре егетләрнең гомерләрен саклап калуга зур өлеш кертә. Шуңа күрә сезгә бу игелекле эшегез өчен рәхмәтләрен җиткерәләр. Бу эшегезне туктатмагыз, зинһар. Егетләр безгә ышана, бездән ярдәм көтә», - диде Валентин Александрович.

Шулай ук ул махсус хәрби операция зонасына барган саен командирларның волонтерларга Рәхмәт хаты җибәрүен дә белдерде. Шундый Рәхмәт хаты 29657нче хәрби часть командиры исеменнән Сәвәләйдә маскировка челтәрләре үрүчеләргә дә тапшырылды.

«Безнең эшебез егетләребезне дошман күзеннән сакларга ярдәм итә икән, бу - иң мөһиме, без алар туган җирләргә әйләнеп кайтканчы тырышачакбыз», - ди волонтер хатын-кызлар.

Валентин Александрович Сәвәләйдән махсус хәрби операциядә ктаншучы егетләрнең батырлыгы турында да сөйләде.

Очрашуда Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков, авылның актив кешеләре, Ак дәдәйләре Владимир Кашаев, Иван Смирнов та катнашты. Волонтерларга Марс Гуреев гармунда уйнап иң матур җырларын бүләк итте. Челтәр үрүчеләр үзләре дә аңа кушылып җырлап та алды.

Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Челтәр үрүче апалар шулай аларны хөрмәтләп, ял киче оештырганнары өчен рәхмәт белдереп кунакларны озатып калдылар.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх