На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Алексей Песошин: Шамил Гафаров – идарәче буларак бай тәҗрибәгә ия

7нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 12нче утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе итеп Шамил Гафаровны билгеләделәр.

«Шамил Гафаров – идарәче буларак бай тәҗрибәгә ия, ул теләсә нинди катлаулылыктагы бурычларны хәл итәргә сәләтле. Күпьеллык эш барышында республика Хөкүмәтенең федераль дәүләт хакимияте органнары, Россиянең күп төбәкләрендәге хөкүмәт оешмалары, шулай ук халыкара җәмәгатьчелек белән эшлекле элемтәләре урнаштырылды», – дип ассызыклап алды кандидатура турында сөйләгәндә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин.

Песошин чыгышы вакытында Гафаровның ышанычлы җитәкче булуын һәм дөньякүләм чаралар вакытында да җаваплы карашта эш итүен әйтте.

«Шамил Хәмит улы җитәкчелегендә 2024 елда Казанда узган БРИКС илләре саммитын, «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт чараларын һәм «БРИКС спорт уеннары» әзерләү һәм үткәрү буенча штаблар эшләде.

Татарстанның халыкара дәрәҗәдә вәкиллеген арттыру буенча даими эш алып барыла, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» KazanForum», «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек», Kazan Digital Week һ.б. кебек эре халыкара форумнар уздыру юлы белән», – диде ул.

Премьер-министр билгеләвенчә, Шамил Гафаровның һөнәри эш сыйфатлары, үткенлеге, эшләрнең торышын белүе аңа алга да ныклы эшчәнлегендә ныклы платформа булачак. Аның тырышлыгы белән урыннарда һәм икътисадның реаль секторында дәүләт хакимияте башкарма органнарының, җирле үзидарә органнарының, сәнәгать предприятиеләренең һәм республиканың эшлекле даирәләренең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге көйле бара.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх