На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...
  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...

«Геройлар янәшә» әдәби бәйгесе лауреаты Лилия Нургалиева: Ватанпәрвәрлек темасы канымда

«Геройлар янәшә» әдәби конкурсы лауреаты, журналист, Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева ватанпәрвәрлек темасының канында булуын әйтә.

Лилия Нургалиева бәйгенең «Очерк» номинациясендә беренче урынны алды. «Бүгенге көн каһарманнары темасы миңа бик якын, чөнки улларым да хәрбиләр.

Шуңа да һәрбер текстымны йөрәгем аша үткәреп язам», диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Лилия Нургалиева үзенең «Ватан улы» очеркында Кукмара районының Зур Сәрдек авылы егете, өлкән лейтенант Фаил Шакиров турында язган. «Якташым махсус хәрби операциядә беренче көннәреннән бирле катнаша. Танк гаскәрләрендә хезмәт итә. «Курку хисе бар, ләкин аны җиңә белергә кирәк», дип сөйләгән иде ул», ди Лилия Нургалиева.

Журналист очеркындагы бер эпизодны искә төшерә. «Фаил баласы тугач, кызын күрергә өч көнгә кайта, китеп барганда, кабат йөгереп кереп балага каплана, чыгып киткәч, кабат йөгереп керә. Шушы аерылышу мизгелләрен ничек тетрәнеп сөйләгәне, минем аларны шулай ук тетрәнеп тасвирлаганым әле дә истә», – ди ул.

Лилия Нургалиеваның патриотик темага язмалары күп. «Әлеге тема миңа бик якын, чөнки улларым да – хәрбиләр. Шуңа да һәрбер текстымны йөрәгем аша үткәрәм. Үзем дә хәрбиләргә җибәрү өчен чәкчәк пешерешергә дә, сетка үрергә барам», дип сөйли журналист.

  • Бүген Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Барлык җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр алды.
  • Бәйге узган елның ноябрендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан игълан ителгән иде.
    Эшләр 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның 30 апреленә кадәр кабул ителде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх