На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Дәүләт Думасы депутаты россиялеләрнең социаль пенсиясе ничек индексацияләнәчәген аңлатты

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов россиялеләрнең социаль пенсиясе ничек индексацияләнәчәген аңлатты.

«Социаль пенсияне Россиядә яшәүче 4 миллионнан артык кеше ала. Ул, нигездә, картлык, инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалткан очракта билгеләнә. Күбесенчә -картлык буенча. Аны җитәрлек стажы булмаган һәм җитәрлек күләмдә пенсия баллары тупламаган гражданнар ала», - дип аңлатты парламентарий.

Бүген Россиядә социаль пенсияләрнең 1 апрельдән 14,75 процентка индексацияләнәчәге билгеле булды. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карары әзер, дип хәбәр итте РФ Премьер-министры Михаил Мишустин.

«Индексация хезмәткә түләүнең минималь күләменә бәйле. Бюджет кабул ителгәндә, пенсияләр 9,5 процентка индексацияләнгән иде. Бу - фаразланган индексация. Бүгенге индексация 14,75 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, әгәр индексациядән соң пенсия РФ субъектындагы яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, йә федераль бюджет, йә төбәк бюджеты хисабына өстәмә түләүләр механизмы каралган», – дип өстәде Айрат Фәррахов.

Ссылка на первоисточник
наверх