На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Лениногорскида «Космос» кинотеатрында иҗтимагый үзәк ясарга җыеналар

Лениногорскида иске кинотеатр бинасында булачак яңа иҗтимагый үзәк концепциясе турында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге һәм «Татнефть» ярдәмендә булдырылган уртак проект Лениногорскиның юбилей елында, биредә яшәүчеләргә зур бүләк булачак. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Фикер алышуларда хәбәр итүләренчә, яңа бина быел сентябрь аенда кулланылышка тапшырылырга тиеш. Бинаның төп үзенчәлеге – күп функциялелек, инклюзивлык һәм төрле яшьтәге вәкилләр өчен һәркем файдалана алырлык булу.

Лениногорскилылар өчен яхшы таныш булган «Космос» кинотеатры 1984 елның 15 августында ачылган, 750 урынлык булган ул. Мәдәният сараеның шәһәр һәм районны кино белән тәэмин итү белгече Любовь Липатова үзенең хезмәт юлын «Космос»та инженер буларак башлаган. Техник тәэмин ителеш өчен, киномеханиклар эше өчен һәм фильм күрсәтүгә җавап биргән. 1989 елда ул кинотеатр директоры була.

Вакыт узу белән, яңа видеотехникалар барлыкка килү белән кинотеатрларга кызыксыну да кими. Күп кенә киноучреждениеләр ябыла башлый, ә «Космос» яшәүне дәвам итә. Любовь Липатова һәм хезмәттәшләре тамашачыларны җәлеп итү өчен видеозал, видеобар оештыралар, видеокассеталарда фильмнар күрсәтәләр, дискотека үткәрәләр. Тик тора-бара финанс авырлыклары килеп чыга һәм «Космос» ябыла.

Фикер алышуларда катнашучылар «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды белгечләренең онлайн-анкета нәтиҗәләре турында чыгышын тыңладылар.

Аннары катнашучылар бинаның эчке ягында ниләр күрәселәре килүе буенча тәкъдим-фикерләр яңгырады.

Лениногорскилылар монда күргәзмәләр, театр студиясе, фестивальләр үткәрү урыны булуын тели. Шулай ук ачык остаханәләр, арт-студия, киберспорт клубы, коворкинг урыны булсын дип әйтүчеләр булды. Парковка булдыру һәм тирә-яктагы территорияне ландшафт ягыннан үзгәртү турында да фикерләр әйттеләр.

Хәзер Татарстан шәһәрләрен үстерү институты командасына барлык теләкләрне исәпкә алырга һәм кыска вакыт эчендә лениногорскилыларны канәгатьләндерә торган проект концепциясен эшләргә кирәк, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх